erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Надия Сафиуллина: «Квартал саен республика хисап палатасына мәгълүмат җибәрәбез»

Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисе Надия Равил кызы Сафиуллина белән әлеге палатаның эшчәнлеге турында сөйләштек.

–  Безнең палата район һәм җирлекләр бюджеты акчаларының законлы һәм нәтиҗәле тотылуына контрольлек итә, –  диде ул. – Шулай ук җирле бюджет проектларына экспертиза үткәрә, аның күрсәткечләрен тикшерә, анализлый һ.б. Контроль-хисап палатасы турындагы кагыйдә нигезендә, ел саен тикшерүләр планы төзелә. Контроль чараларын нигездә шул план буенча тормышка ашырабыз. Район Советы кушуы буенча планнан тыш тикшерүләр дә уздырыла.
Палата үз эшчәнлеген башкарганда килешүләр төзеп башка районнарның контроль-хисап палаталары, Татарстан Республикасы Хисап палатасы белән үзара хезмәттәшлек итәргә хокуклы. Район прокуратурасы белән үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде, бу очракта прокурор таләбе планнан тыш контроль чаралары үткәрү өчен нигез булып тора.

–  Быел нинди контроль чаралары үткәрелде?
–  2023 елда контроль-хисап палатасы, район прокуратурасы белән берлектә, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау  министрлыгына караган учреждениеләрдә хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы планы нигезендә, гомумбелем учреждениеләре укучыларын бушлай дәреслекләр белән тәэмин итүгә республика бюджетыннан бирелгән акчаларның ничек файдалануын тикшердек.
Сеҗе авыл җирлегендә бюджет акчаларының нәтиҗәле һәм максатчан тотылуы тикшерелде. Мөндеш балалар бакчасы, Урта Курса төп гомумбелем мәктәбендә тикшерү үткәрелде, Түбән Аты мәктәбендә тикшерү тәмамланып килә.
Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе буенча, сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен сатып алынган югары технологияле медицина җиһазларын файдалануны нәтиҗәлелегенә мониторинг үткәрәбез һәм квартал саен республика хисап палатасына мәгълүмат җибәрәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–  Тикшерү нәтиҗәләре буенча нинди чаралар күрелә?
–  Ачыкланган кимчелекләр буенча материалларны чаралар күрү өчен Арча районы прокуратурасына җибәрәбез. Авыл җирлекләрен тикшергәндә халыктан җыелган үзара салым акчаларының ничек файдалануына аеруча игътибар бирелә.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән җыйналган үзара салым акчалары законда каралганча территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, чишмәләр, су башняларын төзекләндерүгә, урамнарны, зират коймаларын рәткә китерүгә һәм җирле әһәмияттәге башка мәсьәләләрне хәл итүгә тотылган. 
Мәгариф учреждениеләрен тикшергәндә балаларны тукландыруны оештыруга зур игътибар бирелә. Гамәлдәге СанПин таләпләрен үтәп бетермәү фактлары булгалый әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев