erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Оныгыңнан шундый бәя алу үзе зур бәхет

Бер минут та тик тора белмим, ди ул

“Укытучы, тренер, остаз, баскетболчы, шахматчы, чаңгычы, кәсепче, бакчачы, велосипедчы, машина йөртүче, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче, мастер һәм болар барысы да минем бабаем турында! Ул мине бик күп күнекмәләргә өйрәтте. Болар өчен мин аңа бик тә рәхмәтле!
Әйдәгез, ул безгә бирә торган бик тә мөһим һәм кирәкле дәресләр өчен аңа рәхмәт әйтик. Нәкъ менә бабай булганга мин карның нинди булуына карап кайсы көрәкне кулланырга кирәклегенә төшендем. Диләрә бабай гаражы яныннан кузгалганда машина рулен кайсы якка борырга икәнлеген, ә Алинә чүп үләннәрне ничек тартып чыгарырга икәнлеген белә. Монда нинди ялгышлык булырга мөмкин, дисезме? Чүп үләнне йолкырга түгел, ә тамырлары калмасын өчен казып алырга кирәк икән бит!
Минемчә, болар бабайның иң төп сыйфатларын ачып бирә дә инде – ул эшне сыйфатлы һәм пөхтә итеп башкарырга ярата...“

Әлеге юлларны шәһәребезнең мөхтәрәм ветераны Ягъфәр Шәмиевнең оныгы Рөстәм бабасының юбилее уңаеннан язган. Оныгыңнан шундый бәя алу үзе зур бәхет бит инде!
Ягъфәр Зыятдин улының шатлык-лы көннәре. Әле яңа гына аның “Данлы юл“ дигән китабы “мичтән төшкән“. Ул аны безгә дә бүләк итте. Бергәләп шуның битләрен актарабыз. Оныгы Рөстәм язган юлларны да шунда укыдым.

Ә китапта авторның данлы хезмәт юлы, күп санлы  бүләкләре, укучылары, билгеле шәхесләрнең аның турындагы истәлекләре белән бергә, ул эшләгән педагогия училищесы коллективының районда спортны үстерүдәге казанышлары да лаеклы урын алган.
Әлеге китапны укысагыз Ягъфәр Зыятдин улының оныгы әйтеп бетермәгән башка һөнәрләр иясе икәнлеген дә беләчәксез. Тегүче дә, аяк киемнәре төзәтүче дә әле ул. Сугыш чоры, гаиләдә 6 малай, бер кыз. Яңа кием алырга акча юк, әнисе искеләрен ямап өлгерә алмый. Төймә тагып, кием ямап үсә ул. Хәзер дә берничә тегү машинасы бар. Аяк киемнәренә замоклар да тегә, итек асларына сала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзе җыйган үлән-нәрдән чәй әзерли, коймагын да пешерә. “Аллага шөкер, бар эшкә кулым бара. Үзем электрны да беләм, балта остасы, буяучы, штукатур да. Кул эше белү начар түгел бит. Бер минут та тик тора белмим мин. Олы яшьтә булсам да, кан басымы яшьләрнеке кебек, авыртам дип зарланмыйм. Тормышның тәмен тоеп, үлгәнче яшим әле“, – ди шаяртып.
Ягъфәр абыйның үзе турында  берничә сүз. Быел 85 яшьне тутырды. Күз тимәсен, әле дә егетләр кебек ул.  “Бер танышым очрашкан саен кайчан картаясың?“ – дип сорый, ди. Гомере буе спорт белән дус. Әле дә: “Тизрәк кар яусын инде, чаңгы сезонын башлап җибәрер идек“, – диде. Ишеттеләр ахрысы, шул төнне кар да яуды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев