erid:2VtzquqpS7d
Оныклары әби белән бабасының алтын туйларына үзенчәлекле бүләк ясаган
Арча яңалыклары

Оныклары әби белән бабасының алтын туйларына үзенчәлекле бүләк ясаган

Казанда яшәүче Камил Ибраһимов та “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясенә кушылды.

Ул Ташкичүдә гомер итүче әбисе белән бабайсы Роза һәм Габделбәр Абдуллиннарны киләсе елга яртыеллыка газетага яздырган. 
“Әби белән бабаем “Арча хәбәрләре”н һәрвакыт укый. Быел бергә гаилә корып яши башлауларына 50 ел булды. Әлеге уңайдан аларга шундый бүләк ясадым”, – диде иң өлкән оныклары Камил. 
Алтын туйларын билгеләп үтүче Абдуллиннар ике кыз бер малай тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 11 оныклары бар. Аларның бәхетләренә куанып, кадер-хөрмәттә гомер итәләр.  

“Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясендә һәркем катнаша ала. Вакыты – 1 декабрьгә кадәр! Шартлары монда

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев