erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Орденны көн-төн эшләгәнгә бирделәр

Арча АТПсына 80 ел тулу уңаеннан.

“АТП” җәмгыятендә ветераннар советы рәисе Энҗүдә Шәймәрданова белән Арча автотранспорт предприятиесендә 42 ел шофер булып эшләгән Илдар Абдуллинны күреп сөйләшергә өенә бардык. Безне Илдар абыйның хатыны Нурия апа каршы алды. Баскыч төбеннән башланган чисталыкка-пөхтәлеккә соклана-соклана эчкә үтәбез. Илдар абый да газета карап утырган җиреннән, орден-медальләре тагылган костюмын киеп, залга чыкты. Күрешкәч, II һәм III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән Илдар Абдуллин белән “АТП”да эшләгән елларын искә төшереп утырдык.

       Илдар абый Урта Аты авылында туып-үскән. 1939 елның 5 маенда туган. Хәзер туган авылында энесе Марат белән хатыны Зөлфирә яшиләр. 9 бала үсә алар. Ике кыз, җиде малай. Абыйлары Мөнир Абдуллин журналист иде, мәрхүм инде. Әтиләре Габдуллаҗан, әниләре Асия. Алар Урта Атыда туганнар, шушы авылда гомер итеп, мәрхүм булганнар. “Әти сугыштан бер кулсыз булып кайтты, – дип сөйли Илдар абый. – Безнең авылда тегү әртиле бар иде, әти шунда цех мөдире булды. Әни колхозның төрле эшенә йөрде. Мин Наласада 8 сыйныфны укыдым да, башка укымадым. Әртилгә эшкә кердем. Аннан соң машинада йөк төяүче булып йөрдем. Әртилне Арчага промкомбинатка күчерделәр. Мин дә промкомбинатта эшләдем. Кичке мәктәптә шоферлыкка укыдым. Промкомбинат җитәкчесе, син укып йөрдең, праваң бармы, булса, әйдә машина бар, утыр машинага, диде. Шуннан машинада эшли башладым”.

     Саратов өлкәсендә өч ел ярым шофер булып хезмәт итә ул. Армиядән кайткач, кая барыйм икән дип уйлана һәм Арчага чыгып китә. “1961 елдан башлап, 42 ел АТПда эшләдем, – дип сөйли ул. – Хезмәт кенәгәм чип-чиста: АТПга эшкә кердем, аннан пенсиягә чыктым. Йөк машинасы “Зил-150”дә эшләдем. Кышын командировкага Казанга җибәрәләр. Җәен Арчада эшлибез, вак таш алып кайтабыз, ашлык ташыйбыз һ.б. Малмыж, Мамадыш, Кукмара, Балтач – кая гына бармадык, гел юлда, куна-кайта эшлибез. Ашлык ташу тәмамлангач, чөгендер, бәрәңгегә тотынабыз. Республика буенча йөрибез. Кар яугач кына кайтабыз. Берьюлы автобуска, кеше кирәк булгач, көчләп утырттылар. Өч ай эшләгәч, кире йөк машинасына күчтем. Яратмадым. Автобуста кеше белән эшләргә кирәк бит анда. Ә йөк машинасында берүзең рәхәтләнеп йөрисең. Кая кирәк – шунда барасың. Хәтта Украинага Кривой Рогка кадәр бардым. Бөтен Россия буйлап йөрдем. Мәскәүгә аена өч тапкыр бара идек. Ә бит мин юлсыз, иң авыр вакытларда эшләдем. Наласа, Аты, Әтнә тауларында калып кунган вакытлар да булды. Баткан урыннан кузгалып китә алмыйча, көпчәкләр бер урында әйләнүдән янып чыгарлар иде. Орденны көн-төн эшләгәнгә бирделәр. Төнлә кайтам, төнлә чыгып китәм. Кабинада йоклар идем. Рәхмәт җитәкчелеккә, Рүзәл Баязитовичкахезмәтне күрә һәм бәяли белделәр. Рәсемем районда Мактау тактасында торды. Иптәшем Нурия белән бер ул (Илфат) бер кыз (Резедә) тәрбияләп үстердек”.

– Шоферлар көн-төн ярышып эшләделәр инде алар, – дип сүзгә кушылды Нурия апа. – Безгә хатыннарына да эләкте. Аларның кайтканын су җылытып көтеп торасың. Кайтып керәләр икмәкнең тузанына батып. 1982 елда яңа йорт салып чыктык.

Нурия апага яңа гына 17 октябрьдә 85 яшь тулды. Юбилее белән котлыйбыз! Исән-сау тигезлек, балалар куанычы белән яшәргә язсын. “Минем әтием Ногман, әнием Фатыйма иде, – дип сөйли Нурия апа. – Әти сугышта хәбәрсез югалды. Әнигә ике кыз үстек. Сеңлем мәрхүм инде. Без Илдар белән минем төп нигездә яшәдек һәм яшибез. Әни “чыкмагыз”, дип елады. Әни “крахмалный”да эшләгәндә аягын өздерде. Тездән аягы булмады. 75тә мәрхүм булды. Бер аягы булмаса да, бөтен эшне эшләде. Бер атна эчендә  китте дә барды. Үзем почтада хисапчы булып эшләдем. Балалар икесе дә Арчаның 1нче мәктәбен алтын медальгә тәмамладылар. Үзләре тырыштылар. Кызыбыз Резедә Ивановода журналист. Улыбыз Илфат энергетика институтын тәмамлады. Үзем генә укый алмадым. Балалар хәлебезне белергә кайтып торалар”.

Илдар абый телгә оста кеше. Коллективта ул бәйрәмнәрдә мәҗлесне дә алып барган, җырлаган да. Безгә дә җырлап та, сөйләп тә күрсәтте. Менә Арчаның нинди шәхесләре бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре