erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Пар”ны вакытында чыгаралар...

Рәхмәт, газетабыз сайтына урнаштырылган язмаларны укып, үз фикерләрен әйтүчеләргә. Ә бу гөмбәләр фотосурәте күпләрне битараф калдырмады.

Язмада күтәрелгән темалар, проблемалар укучыбызны сөендерә, борчый, дулкынландыра икән – без моңа шат.

Хезмәт алдынгылары, юбилярлар, һөнәр ияләре, уңышка ирешкән спортчылар турындагы язмаларга: “Шәп! Булдырасыз!” дип, исәнлек-саулык теләп, уңыш юллаучылар күп.

Бу арада Укучылар сараенда “Нур” балалар телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Маннаповнаны “Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте өлкәсенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүе белән котладылар (30 октябрь). Сайтны укучыларыбыз: “Котлыйм Зөлфирә, чын күңелдән! – дип язалар. – Сез олы бүләккә бик лаек”, “Молодец, дустым, синең белән горурланам!”, “Безнең кояшыбыз!”, “Сокланабыз, горурланабыз, үрнәк алабыз!”. Сайтның әнә шундый кешене үсендерә, куандыра торган яклары да бар!

“Кырлай” агрофирмасы алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде” хәбәрен (2 ноябрь) сайтка генераль директоры Марат Кәримов фотосы белән бирдек. Бәрәңге үстереп, уңышка ирешкән агрофирма турындагы яңалыкны кызыксынып укучылар һәм уңышлар теләүчеләр күп булды. “Безнекеләр булдыра!”, “Яңа үрләр сезгә!”, “Алга, брат, алга!”...

Бу тормышта якты эз калдырып, бакыйлыкка күчкән кешеләр турындагы язмаларны да гыйбрәтләнеп укыйлар һәм истәлекләрен дә ур-таклашалар. Арча Сабантуенда үрдәк, күгәрченнәре, тавис кошлары белән безне сөендергән Ильяс Халитов китеп барды... Яңа Чүриледә яшәде. Бу турыда без сайтка да язып элдек (4 ноябрь). Арчадан Нәсимә Гарифуллина: “Ильяс абый белән күп мәртәбәләр бергә  сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килде, – дип яза. – Бик акылллы, үз сәнгатенә бирелгән, ярдәмчел кеше иде”. “Бик әйбәт кеше иде”, – ди туганы Роза Мөхәммәтҗанова. Зөлфия Галәветдинова: “Акыллы, гади, ачык кеше иде. Бөтен тормышын яратып, шул җан ияләренә күңелен биреп яшәде. Бәйрәмнәрдә матур котлаулар яза иде...”, – дип искә ала.

Алар безнең кебек үлә-бетә эшләми

 “Күңелем Сәлимә белән сөйләшә” язмасы (19 октябрь) бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән Сәлимә белән Миңнехан Нигъмәтҗановлар турында. Күбрәк сүзебез пенсиягә чыкканчы Арчаның 3нче мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча эшләгән Сәлимә турында булды. Язманы укучылар: “Сәлимә якты күңелле, ихлас, ачык йөзле хезмәттәшебез иде...”, “Бик әйбәт күршеләребез иде...”, – дип, мәрхүмнәргә җәннәт түрләре теләделәр.

“Организмның нинди булуы кешенең үзеннән тора” дигән табиб киңәшен (16 октябрь) укыгач, берәү: “Кавказ халкы тауда яши, көн дә тауларга менеп-төшеп йөри. Шуңа аларның йөрәк-кан системасы ныгый, – дип язды. – Аннан алар безнең кебек үлә-бетә эшләми. Чөнки ташпулатлар төземи, ипотека түләми, коммуналь хезмәтләргә акча ничек җиткерәсе дип борчыласы юк. Кызу канлы булсалар да, алар тыныч, чөнки “пар”ны вакытында чыгарып баралар, эчкә җыймыйлар”.

Сәламәтлек дигәннән, “Инсультны ничек булдырмаска?” әңгәмәсен (29 октябрь) без районара кан юллары үзәге җитәкчесе табиб-терапевт Ринат Хәстиев белән үткәрдек. Әңгәмәне сайтка фотосы белән бирдек. Бу тема күпләрне кызыксындырды. Ринат Мирбатовичка рәхмәт әйттеләр. “Сезгә авыр хезмәтегездә зур уңышлар, сәламәтлек телибез. Сезнең тырышлык белән бик күп кешеләр шушы инсульттан терелеп чыга”, – дип яздылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

21 сентябрьдә “Мобиль поликлиника эшен дәвам итә” язмасы урнаштырылды. Яңа Кенәрдән Исмәгыйль Мөхәрләмов: “Булдык, кирәкле эш, – дип язган. – Өч, биш кенә кешегә ярдәм күрсәтә алсалар да, эшләре, йөрүләре аклана дигән сүз...”.

Без сайтка уңай тәҗри-бәләрне башка районнарныкын да куябыз. Әгерҗе районыннан шундый бер сарымсак үстерүче турындагы язманы урнаштыргач (18 октябрь), Фәнзия Шәвәлиева түзмәгән: “Үзебезнең районда Югары Пошалымда да Шәйхетдиновлар сарымсак үстерәләр”, – дигән хәбәрне куйган.

Әйе, сайтны укучылар үзебезнең район хәбәрләрен яраталар. Татарстан җырчысының хәрби хезмәткә ирен озатуы турындагы хәбәрне элгәч, бер ир кеше: “Бик тә мөһим яңалык безнең өчен, бу җырчының ире генә китә мәллә анда! Башкалар мөһим түгел что ли?!” – дип, үз сүзен әйтми кала алмаган.

“Шушмабашлар рәхмәт әйтә” язмасы (30 октябрь) юл төзүчеләргә багышланган. Язмага күз салгач, Исмәгыйль Мөхәрләмов: “Даа, бәхетегез бар.. ”, – дип әйтеп куйган.

Басулардагы уҗымнар торышына багышланган “Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш” язмасын (3 ноябрь) укыгач, Гөлназ Вәдүтовна бик матур теләкләр юллаган: “Илләр тыныч булсын да, җир анабыз тыныч кына язга тиклем йокласын иде, күкләребез һәрвакыт аяз булсын, илләребез тынычлансын, бер гөнаһсыз кешеләрнең каннары заяга коелмасын, я Раббым, үтенеп сорыйм, балаларыбыз исән-имин, сау-сәламәт килеш, үз акыллары белән әйләнеп кайтсыннар иде”. Мобилизациягә алынучылар турындагы яңалыклар уңаеннан күпләр чын күңелдән “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!” дип тели. Ул теләкләрне дулкынланып укыйсың.

 “Акыллы вәгазьләр сөйләгез” язмасы да (30 октябрь) кайберәүләрне битараф калдырмады. “Әбиегез дөрес фикерләр сөйли.., – дип яза берәү. – Берәр сәгать, манма суга батып, буш сүз сөйләгәннәре дә бар. Пәйгамбәребезнең бер сүзе бар, ди... “Ислам диненнән иң ваз чигергән нәрсә – озакка сузылган мәгънәсез вәгазь дигән...”.

Кайда икән бу әбекәй?

Ә бу сүзләр бик дулкынландырды. “Әнисенә “дьявол”, “карт тәре”, “кая тыгыласың” дип, начар сүзләр әйтеп ташлады” (4 ноябрь) дигән язмага  Гөлназ Хәбибуллина: “Әй, Ходаем, дөресме икән бу хәлләр? Дөрес булса, кайда икән бу мескен әбекәй, барып алып кайтып тәрбияләр идем, җаным...”, – дип борчылып язган.

Азнакай шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияченең кечкенә сабыйларны кыйнавы хакындагы вакыйга (5 ноябрь) нәфрәтләндерде. “Нинди гадәт икән ул кешенең баласын кыйнау!  Эшли алмыйсың икән инде – икенче эш тап! Хайван сыман кыланып ятасың...”, – дип яздылар.

4 ноябрьдә “Авыл холкы: зурлар дәүләттән көтә, кечеләр үзенә исәп тота” мәкаләсе “17 авылга – бер хуҗа. Арча районының Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков әнә шуның кадәр авыл өчен җавап тота...”, – дип башланып китә. Берәү борчылып:  “Даа, безнекеләргә дә 10лап авыл туры килә бугай. Сезнекеләр эшлиләрме? Безнекеләрдән юк...”, – дип язган.

Хөрмәтле сайтны укучылар, рәхмәт фикер-ләрегез өчен. Алга таба да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев