erid:2VtzquqpS7d
Педагогия көллияте гаражында алты яшьлек бала гәүдәсе табылган
Арча яңалыклары

Педагогия көллияте гаражында алты яшьлек бала гәүдәсе табылган

Баланың гомерен саклап кала алмаганнар

ТНВ сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, Бөгелмәдә урнашкан педагогия көллияте гаражында күп яралар белән алты яшьлек бала табылган. 

Күкрәк читлеге һәм эчке урыннарына зыян килгән баланы шунда ук район хастаханәсенә илткәннәр. Тик саклап кала алмаганнар. 

Әлеге бәхетсезлек буенча җинать эше кузгатылган. Баланы машина бәрдергән дигән фараз бар. Шик тудырган көллият хезмәткәре тоткарланган.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев