erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Почтамт җитәкчеләре район газетасы хезмәткәрләре белән очрашты

«Арча хәбәрләре» редакциясендә почтамт җитәкчеләре белән очрашу булды

Бүген, 1 июнь көнне районыбыз редакциясенә Региональ почтамт җитәкчесе Рафил Заһидуллин һәм Арча һәм Әтнә районнары буенча почта бүлеге җитәкчесе Эльмира Гайнетдинова булдылар. Алар район газетасы хезмәткәрләре белән очрашып, газетага язылу планын үтәлеше һәм тираж торышы белән таныштылар. Шәһәр һәм авыл почта бүлекчәләреннән килгән сораулар һәм аларны борчыган мәсьәләләр уртага алып сөйләшенде.

Очрашу ахырында түбәндәге карарлар кабул ителде:

- Почта бүлекчәләренә һәм почтальоннарга үтәлергә тиешле план булдырырга.

- Аларны үтәгән очракта махсус премияләр бирергә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Почта бүлекчәләре (авыл һәм шәһәр) һәм почтальоннар арасында редакция тарафыннан иң күп яздыручы почтальонга бәйге игълан итәргә һәм иң алдынгыларны акчалата бүләкләргә.

- Газета укучыларын арттыру максатыннан, газетага чыккан барлык язмаларны да интернет ресурслар куймаска 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X