Профсоюз лидерлары Арчага кайтты
Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасының президиум утырышы Арча педагогика көллиятендә үтте.
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының президиум утырышы булды.
Утырышта Мәгарифнең Бөтенроссия Профсоюзы Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ирина Проценко, баш белгечләр, төбәк профсоюз оешмалары җитәкчеләре катнашты. Кунакларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Наилович, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов, Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова каршы алды.
Иң башта Арча педагогика көллияте белән таныштылар. Биредәге заманча уку шартларын күреп сокландылар. Әлифба музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев бик күп кызыклы мәгьлуматлар сөйләде. Аннан соң түгәрәк өстәл артында мәгариф хезмәткәрләрен яклаучы профсоюз тормышы, алдынгы тәҗрибәләр, остазлык, проблемалар, аларны чишү юллары турында сөйләштеләр. Укытучылар җитмәве, укытудан тыш төрле чаралар, бәйге, конкурслар, кәгазь эше белән вакытларын алу кебек мәсьәләләр дә күтәрелде.
Соңыннан кунаклар Яңа Кырлайда Тукай музее белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев