Прокуратура Казанда зоопаркларны тикшерә
Прокуратура Казанның контактлы зоопаркларында җәнлекләрне тоту шартларын тикшерә. Бу турыда Казанның Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Артем Потапов хәбәр итә.
«Хәзер без ике зоопаркта тикшерү үткәрәбез, аларның берсе „Сувар Плаза“ сәүдә үзәгендә алтынчы катта урнашкан, ә икенчесе - Бауманда. Без әлеге оешмаларның законлылыгын өйрәнәбез», — дип сөйләде Артем Потапов.
Прокурор күптән түгел хөкүмәтнең сәүдә үзәкләрендә контактлы зоопаркларны хәзер ачарга ярамаганлыгы турында яңа карары чыкканын искә төшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/society/01-03-2020/prokuratura-kazanda-zooparklarny-tiksher-5726190
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев