erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Путин балалы гаиләләргә 5әр мең сум өстәмә түләү турында указга кул куйды

Путин балалы гаиләләргә 5әр мең сум өстәмә түләү турында указга кул куйды

 

Әлеге указ нигезендә, өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр апрель-июнь айларында һәр балага 5әр мең сум акча алачак. Әмма бу ана капиталы турында закон буенча акча алуга хокуклы гаиләләргә генә кагыла.

Шул ук вакытта ана капиталы алуга хокукның 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килүе кирәк. Балалы гаиләләргә өстәмә түләү чыгымнарын Министрлар Кабинеты каплый, ә акчаны Пенсия фонды бирә. Указда күрсәтеп үтелгәнчә, гаилә керемендә башка социаль ярдәм чараларын исәпләгәндә бу акча исәпкә алынмый. Документ кул куйган көннән үз көченә кергән.

https://vatantat.ru/2020/04/21033/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев