erid:2VtzquqpS7d
Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы законны имзалады
Арча яңалыклары

Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы законны имзалады

Закон гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыкканнан соң 60 көн эчендә үз көченә керәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы законны имзалады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Закон гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыкканнан соң 60 көн эчендә үз көченә керәчәк.

Канун Дәүләт Думасы тарафыннан 18 февральдә кабул ителгән һәм 26 февральдә Федерация Советы тарафыннан хупланган.

Татар-информ


Нет комментариев