erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм белән котлады
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, тармакның кадерле ветераннары!

Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы хезмәткә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен, иминлекне саклауга һәм җинаятьчелек белән көрәшкә багышладыгыз.

Районыбыз, республикабыз иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сузләрен җиткерәм. Һәрбарчагызга нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим! Бәйрәм белән!

Әлеге котлауны район башлыгы үз телеграм-каналында урнаштырган. 


Нет комментариев