erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриевның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар, бәйрәм кунаклары!

Сабантуй – татар халкының яраткан бәйрәме, берүк вакытта борынгы да, яңа да, халыкның матур традицияләре, җырлары, биюләре, йолалары бергә кушылган хезмәт бәйрәме. 
Анда, көзгедәге кебек, халкыбызның күңел байлыгы, аның традицияләре һәм гадәтләре, тарихи, мәдәни һәм рухи байлыклары, кешеләр арасында дуслык һәм үзара аңлашуга омтылу, төрле мәдәниятләрне якынайту һәм баету чагыла.

Сабантуй мәйданы – бу һәрвакыт дуслар, якташлар, туганнар белән аралашу шатлыгы, кече ватанга мәхәббәт белән берләшкән якты очрашу минутлары.
Бәйрәм алдыннан безнең ару-талуны белмәс авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтәм, уңыш язмышы һәм илнең азык-төлек иминлеге аларга бәйле. Сез бер таңнан икенче таңга кадәр кырларда, фермаларда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт итәсез, күп гасырлы авыл традицияләрен үстерәсез. Сезнең фидакарь, авыр хезмәтегез, чиксез түземлегегез районыбыз һәм республикабыз үсешенең нигезе булып тора. Сабан бәйрәме сезне яңа хезмәт батырлыкларына рухландырсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сабантуйда катнашучы-ларның һәм кунакларның барысына да чын күңелдән яхшы бәйрәм ялы телим. Күңелле Сабантуй безне берләштерсен һәм тагын да дуслаштырсын, безнең җиребез һәм йортыбыз чәчәк атсын.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек, безнең гомуми йортыбызга тынычлык телим.
Сабантуйга рәхим итегез!
 

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев