erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район башлыгы көрәш тренерларын җыйды

Җитди сөйләшү алып барылды.

Районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов көрәш тренерларын үзенә җыйды. 
2025-26  уку  елында Арча районында татарча көрәшнең торышы, көрәшчеләрнең уңышлары, проблемалар турында сөйләшү алып барылды.   

Районда 15 мәктәптә көрәш секциясе алып баралар. Республика буенча барган рейтингта быел Арча районы командасы 4 нче урында.

2025-26 уку елында көрәшчеләр  Россия беренчелеге ярышында бер тапквр, Бөтенроссия ярышында - бер, республика беренчелегендә 5 тапкыр катнаштылар. 
Арча районында 10 ярыш узды. Шуларның 7 сендә башка район көрәшчеләре дә катнашты. Үзебезнең көрәшчеләр курше-тирә районнар үткәргән  17 турнирда бил алышты.
 Алга таба да районда көрәшне үстерү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре