erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Ел лидеры - 2023» исеменә лаек булдык

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә агымдагы ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

"ТАТМЕДИА"да ел йомгакларына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә залына барлык филиал җитәкчеләре җыелган иде. 

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм  коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ел дәвамында аеруча яхшы эшләгән редакцияләрне атады. 

"Арча хәбәрләре" редакциясе 2023 ел нәтиҗәләре буенча "Ел лидеры" дигән исемгә лаек булды һәм иң яхшы эшләүче редакция дип танылды.

Айдар Сәлимгәрәев һәм "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков редакциябезнең баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинга диплом һәм ноутбук тапшырдылар. 

Хезмәтебезне югары бәяләгән җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә районыбыз тормышындагы яңалыкларны халкыбызга вакытында җмткереп барырбыз дип ышандырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев