erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район мәдәният йортында «Гаиләле ШТК»ның финалы узды

Агымдагы елның 26 мартында районыбызда Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенә старт бирелгән иде

11 апрельгә кадәр “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды

Исегезгә төшерәбез, сайлап алу турлары Яңа Кенәр, Урта Пошалым, Утар АтыИске Чүриле авыл мәдәният йортларында үтте. Барлыгы 18 команда катнашты. Катнашучыларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәя биреп барды.

17 октябрьдә лиганың финалы Арча район мәдәният йортында узды. Финалда 6 команда көч сынашты: Яңа Кишет авыл җирлегеннән “Кыртый тавык” командасы, Шушмабаш авыл җирлегеннән “Шалт, Мөхәммәтҗан оныклары” командасы, Үрнәк авыл җирлегенең Өч Пошалым һәм Казанбаш авылларыннан “Безнекеләр” командасы, Наласа һәм Урта Аты авыл җирлегеннән “Исемсез” командасы, Сеҗе авыл җирлегеннән “Та-та-та-та” командасы, Яңа Кырлай авыл җирлегеннән “Тамырлар” командасы.

Районыбызның  иң көчле командалары үзләренең шаян һәм тапкыр булуларын исбатлады. Яхшылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу жюри әгъзалары өчен җиңел булмады.  “Гаиләле ШТК” лигасына нәтиҗә түбәндәгечә ясалды: 

1 урын – Шушмабаш авыл җирлегеннән “Шалт, Мөхәммәтҗан оныклары” командасы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2 урын – Наласа һәм Урта Аты авыл җирлегеннән “Исемсез” командасы

3 урын – Үрнәк авыл җирлегенең Өч Пошалым һәм Казанбаш авылларыннан “Безнекеләр” командасы

Фотолар Арча мәдәният йорты архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев