erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары 1,3 миллионнан артык сумлык гуманитар ярдәм җыйды

Гуманитар ярдәм 26 апрель көнне Арча шәһәре үзәгеннән кузгалачак гуманитар колонна белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга китәчәк.

Районыбызның барлык мәктәп, балалар бакчалары коллективлары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итүдә һәрвакыт активлык күрсәтә. Алар инде 26 апрельдә кузгалачак гуманитар колонна өчен дә ярдәм җыеп китерде. Бу хакта район мәгариф идарәсе методисты, “Яшь гвардия” Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова хәбәр итте.

“Район мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары 1 миллион 300 мең сумнан артык гуманитар ярдәм җыеп китерде, – диде Алия Фәйзрахманова. – Бик күп шәхси гигиена әйберләре, эчке киемнәр, юеш сөлгеләр, салфеткалар, чәйләр, печеньелар, перчаткалар, газ баллоннары китерделәр. Ә иң мөһиме – ул балаларның хатлары һәм рәсемнәре. Шулай ук акчалата ярдәм күрсәткән коллективлар да булды. Барысыныа да бик зур рәхмәт. Ярдәмнең бер өлешен – 56 коробканы без кичә бер якташыбыз соравы буенча ул хезмәт итә торган полкка җибәрдек инде. Калган барлык ярдәмне ике автобус белән волонтерларга төшердек. Алар аны 26 апрель көнне китәчәк колонна составында җибәрәчәк”.

Хөрмәтле райондашлар, Арча муниципаль районыннан берләштерелгән өченче гуманитар колоннасы 26  апрельдә 15 сәгатьтә Совет мәйданыннан тантаналы шартларда юлга кузгалачак, дип хәбәр иткән идек. Ярдәм итәргә теләүчеләр шәһәр һәм авыл советларына, ветераннар советына, волонтерлар төркемнәренең җыю пунктларына мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев