erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район Советы утырышында лаеклылар бүләкләнде

Арча район Советының чираттагы 49 утырышында бүләкләнүчеләр

Күпьеллык намуслы хезмәте, Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Арча муниципаль районының Иске Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Абдуллина Раушания Минсабир кызы бүләкләнде.

Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен җирле үзидарәне үстерү Бөтенроссия ассоциациясенең «Җирле үзидарәне үстергән өчен» медале белән Татарстан Республикасы Яңа Кырлай муниципаль авыл районы башлыгы Сәфәров Газинур Гаяз улы бүләкләнде.

Татарстан Республикасы җирле органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары һәм күп еллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр: Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Габделхаков Васил Рәсил улы; "Арча шәһәре"муниципаль берәмлеге Советы Советының баш белгече – Сабирова Эльмира Равил кызы.

 

Күп еллык намуслы хезмәте, җирле үзидарә системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Арча район Советы Аппараты җитәкчесе Галимуллин Радик Наил улы Арча муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев