Район хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәсе ачылды
Хастаханәдә дәваланучыларга уңайлык
- Арча үзәк район хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Әлеге бүлмә ислам динен тотучылар тарафыннан дини йолалар һәм догалар кылу өчен каралган, - дип хәбәр итә район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.
Ачылу тантанасында Арча үзәк район хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов, мәхәллә кешеләре һәм хәзрәтләр катнашты.
Гыйбадәт бүлмәсе балалар консультациясе бинасының икенче катында урнашкан. Тәүлек буе эшли. Стационардан да, амбулатория-поликлиника бүлекчәсеннән дә керү мөмкинлеге булдырылган.
Чыганак һәм фотолар: Арча районы мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев