erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашларыбыз арасында “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе башланды

Почта бүлекчәләрендә “Арча хәбәрләре” һәм “Арский вестник” газеталарына 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу актив алып барыла. Шул уңайдан без “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе игълан иттек.

Әти-әниеңне, әби-бабаңны, туганнарыңны, күршеңне яки дустыңны газетага яздырырга чакырабыз. Әлеге акциягә кушылучыларыбыз да бар инде.

Арчада яшәүче Эльмира Мөхәммәтшина Кәчедә гомер итүче әнисе Гаделбикә Хәйруллинага бүләк ясап, 2025 елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына яздырган. “Район газетасына һәрдаим язылабыз. Әниемә дә бүләк ясарга булдым. Район тормышындагы яңалыклардан хәбәрдәр булып торсын. Атна саен килә, менә дигән бүләк дип саныйм”, – диде ул.

Җиденче дистәсен ваклаучы Гаделбикә Хайруллина газетабызны бик яратып укый. Мондый бүләк өчен кызы Эльмирага рәхмәтле. / Фото шәхси архивтан
Сигезенче дистәсен ваклаучы Гаделбикә Хайруллина газетабызны бик яратып укый. Мондый бүләк өчен кызы Эльмирага рәхмәтле. / Фото шәхси архивтан

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңалыкларны интернеттан белгән заманда, газета-журналлар белән үскән өлкән буын вәкилләре өчен атна саен кулларына газета тотып матбугат белән танышу мөһим. Шуңа күрә якыннарыбызны куандырырга ашыгыйк. Ә инде газетага яздырган квитанция һәм якын кешегез белән фотога төшеп, безгә җибәрсәгез, сайтыбызда узачак бәйгедә катнашу мөмкинлегенә ия булачаксыз.

Бәйге шартлары белән соңрак таныштырачакбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев