Районның көчле баскетболчылары ярышты
Мәктәптә укулар спорт белән бергә бара.
Районда мәктәп командалары арасында баскетбол ярышлары узды. Ярышлар “Кэс-Баскет“ мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия чемпионаты 2025-2026 ел сезоны кысаларында үткәрелде.
Башта кызлар һәм егетләр командалары зоналарда очраштылар. Җиңүчеләр финалга үтте. Үткән шимбәдә Арчаның 5нче гиназиясе спорт залына районның иң көчле баскетболчы егетләре җыелды. Ярышлар көне буе барды. Иртәнге сәгать 8гә килеп, кичке сәгать 6да гына кайттылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.
Егетләр арасында Арчаның 5нче гимназиясе командасы 1нче урынны алды, тренеры Наил Гыймадиев
2нче урында – Арчаның 6нчы мәктәбе егетләре һәм кызлары командалары, тренеры Әмир Вәгыйзов, 
3нче нәтиҗә – Арчаның Г.Курсави исемендәге лицей командасында, тренеры Рифат Мөхәмәтсафин 
5нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Илназ Бариев турнирның иң яхшы уенчысы исеменә лаек булды. Кызлар арасында ярышлар Арчаның 1нче мәктәбендә узды. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәпнең кызлар командасы җиңүче булды! Тренеры – Илсур Фәсхетдинов. 2нче урында – Арчаның 6нчы мәктәбе командасы, тренеры Әмир Вәгыйзов, 3нче – Арчаның 5нче гимназиясе кызлар командасы. Тренеры – Наил Гыймадиев.
Арчаның 1нче мәктәбе 11 А сыйныф укучысы Раилә Гарипова турнирның иң яхшы уенчысы исемен алды.
Җиңүче баскетболчыларны котлыйбыз! Афәрин, егетләр һәм кызлар! Җиңүчеләр һәм призчылар кубок, дипломнар белән бүләкләнделәр. Алда беренче урынны алган командаларны зур ярышлар көтә. Уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев