erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районыбызның иң өлкән кешесе - Габдрахман Сафин

Район башлыгы Илшат Нуриев иң өлкән яшьтәге райондашларыбызны бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды

Симетбаш авылында туып үскән, тормыш юлында гаять авыр сынаулар кичергән  Габдрахман ага Сафинга быел 31 мартта 102 яшь тулды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Аны армиягә 1941 елның 10 августында алалар. Башта парашют белән сикерергә өйрәтсәләр дә, аны мотоукчы полкына күчереп Сталинград фронтына җибәрәләр. Сталинградка җитәрәк поезд үтәсе юлларны шартлатканнар. Шуңа күрә 80 километрны җәяү үтәргә туры килә. Барып урнашканның икенче көнендә каршыга дошман танклары килеп җитә. Бик күп солдатлар снаряд шартлаган чокырларда, окопларда үлеп кала.
Танклар килер алдыннан алар җиде кешегә окоп казый. Бөтенесе төшеп карагач бер кеше сыймый, Габдрахманга аерым чокыр казырга туры килә. Бер танк окоп өстеннән узып китә, Габдрахман чокыр төбенә бөгәрләнеп ятып кала. Бер танк туктый да, аннан ике кеше төшә. Габдрахманны чокырдан чыгарып алып китәләр, шулай әсирлек башлана.
Габдрахман җай китереп ике иптәше белән әсирлектән кача. Безнекеләр килеп җиткәч аларны җентекләп тикшереп дивизиягә кушалар, сугыша-сугыша Берлинга барып җитә алар. Бер немец офицерын, унҗиде дошман солдатын әсир итә ул.
1946 елның  көзендә туган авылына кайта, колхозда эшли. Ике ел үткәч НКВД органнарына йөртә башлыйлар, суд 20 елга хөкем итә. Сталин үлгәч аны азат итәләр, колхозга кайтып эшен дәвам иттерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев