erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы аерылышырга теләүчеләрне үзе кабул итә

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 5 балалы гаиләне таркалудан саклап калган.

Азнакай районы башлыгы аерылырга теләп ЗАГС идарәсенә гариза язып килгән гаиләләрне үзе кабул итә. Бу хакта «Гаилә» мәчете уздырган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләвенә караганда, аның янына аерылырга теләп 5 балалы гаилә килә. Сөйләшеп, проблеманы ачыклаганнан соң барысы да уңай якка хәл ителә — гаилә таркалмый. «Ирнең дә үз хокуклары булган кебек, хатынның — үз хокуклары», — дип аңлатты «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

«Статистика мәгълүматларына караганда республикада аерылышучылар саны кими. 2019 елда 13316 акт теркәлгән. Һәр ел аерылулар саны бер генә процентка булса да кимүе Татарстанда эшләп килүче төрле проектлар нәтиҗәсе», — ди ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең хокук, оештыру һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы консультанты Венера Хәйретдинова.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Солтан Исхаков

Хәзерге вакытта Татарстанда «Ныклы гаилә», «Гаилә сандыгы», «Төп нигез килене», «Нәсел җепләре», «Танышу клубы» кебек төрле проектлар эшләп килә.

«ЗАГС идарәсендә „Медиация“ дигән проектыбыз уңышлы гына эшләп килә. Аерылырга теләүче парлар да, инде аерылган кешеләр дә ярдәм сорап киләләр. Кешеләр бер-берсе белән сөйләшмиләр, үзләрендә тоталар. Шуңа мондый парларга үзара дустанә мөнәсәбәтне саклап калырга ярдәм итәргә кирәк», — диде Венера Хәйретдинова.

https://tatar-inform.tatar/news/society/14-01-2020/aznakay-rayony-bashlygy-aerylyshyrga-tel-chel-rne-ze-kabul-it-5716070

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X