Республика көне зурлап үткәреләчәк
Чаралар күп үткәреләчәк.
Хөкүмәт йортында узган брифингта 30 август – Республика һәм шәһәр көне уңаеннан уздырылачак мәдәни чаралар турында сөйләшенде.
Танылган шәхесләр яшәгән йортларга мемориаль такталар куела. Казанда алар: Туфан Миңнуллин, Кыяметдин Абрамов, Мәхмүт Галиев, Александр Павлов, Борис Тихомиров.
– Коллективларда хезмәт ветераннары хөрмәтләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән һәр шәһәрдә һәм районда кайгыртучанлык чаралары оештырыла, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Лилия Фазлыева.
Татарстанның 45 районыннан 45 пар никахлары 30 августта тантаналы шартларда Казанда теркәләчәк. Узган ел да 45 пар язылышкан.
– Без мирасыбызны белергә, яшьләргә җиткерергә тиешбез. Хәтер югалса, милләт тә югала, – диде республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова.
Иске Татар бистәсендә 26-29 август көннәрендә “Печән базары” татар дизайны фестивале уздырыла. Анда һөнәрчеләр, рәссамнар, аш-су осталары катнаша, артистлар чыгыш ясый, чәй эчү йолалары күрсәтеләчәк.
“Ак пароход” балалар музыка фестивале 29 августта Тинчурин театрының яңа бинасында (Татарстан урамы) үткәрелә.
“Түгәрәк уен” XVII нче Бөтенроссия татар фольклоры фестивале 29-30 август көннәрендә узачак.
30 августта Тинчурин театрының яңа бинасы каршындагы мәйданда сәгать 11.00-13.00тә концерт.
Меңнән артык гармунчы Тукай мәйданыннан Кремль янындагы 1 Май мәйданына сәгать 13.00-14.00тә гармунда уйнап үтәчәк.
1 Май мәйданында сәгать 14.00-15.00 тә концерт.
Кремльдә 13.00 сәгатьтә “ДәртФест”. Игенчеләр сарае каршындагы скверда кичке якта Дәүләт симфония оркестры чыгыш ясый.
Казанда 70 урында “Безнең ишегалды авазы” концертлары үткәрелә. Төзекләндерүләрдән соң ишегаллары сәхнәгә дә әверелә бара хәзер.
Башкала мэриясе болконында 28 августта 20.00 сәгатьтә шагыйрьләр белән артистлар татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыячак.
Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Ике Кремль” (“ДваКремля”) мотофестивале 30 августта 11.00-16.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында үткәрелә. Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә Кабан күле буенда – “Милли кием”, ә 14.00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә “Казан сөлгесе” фестивальләре башлана.
“Казан” ипподромында ат чабышларына 14.00 сәгатьтә старт бирелә.
30 августта “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм концерты 16.00 сәгатьтә башлана. Казансуда кече күләмле көймәләр йөреше, шулай ук Сибгать Хәким урамында транспорт хәрәкәте концерт вакытында туктатып торылачак.
Республика көне бәйрәмендә җәмәгать тәртибен 4 меңнән артык полиция хезмәткәре саклаячак.
Салют, Татарстан!
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган салют Казанда 22.00 сәгатьтә бирелә. Җәмәгать транспорты 23.30 сәгатькә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев