erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәис Сафинга 85 яшь тулды

 Районыбызның Субаш Аты авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рәис абый Сафин 2020 елның 6 гыйнварында үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

                             

 

                                                                                          Бу дөньяда һәркемнең дә үз язмышы,

                                                                                          Үз тормышы, үз уңышы, үз ялгышы.

          Дәрьяларның, елгаларның, инешләрнең

                                                                                     Үз юлы бар, үз суы бар, үз агышы.

                                                                                                                                                Рәис Сафин

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

       Районыбызның Субаш Аты авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рәис абый Сафин 2020 елның 6 гыйнварында үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәт иткән, заводның гади  эшчесе дә, зур гына оешмаларның тынгысыз җитәкчесе дә  булган, һәркайда үзеннән соң якты истәлекләр генә калдырган.

     Якташыбыз соңгы елларда үзенең бөтен рухи көчен, сәләтен гомер буе хыялында йөрткән әдәби иҗат эшенә багышлый. Аның туган як табигате, үзе узган авыр тормыш юлы, әти-әниләргә олы хөрмәте, туган телне саклау, билгеле инде яшьлек мәхәббәте, дини һәм башка темаларга язылган шигырьләрен, поэмаларын һәм хикәяләрен һәркем яратып укый, көй язылып җырга әйләнгәннәрен бик теләп сәхнәләрдән яңгыраталар. Бу көннәрдә  Рәис абый иҗат эшчәнлеген тагын да активлаштырды, без бик шатланып күзәтеп барабыз, бер-бер артлы китаплары чыгып кына тора. 64 яшендә генә яза башлаган Рәис абый Сафинның әсәрләре тупланган 14 китабы безнең музеебызда саклана, менә тиздән чыгачак  яңа китабын көтәбез.

   

 “Казан арты” тарих-этнография музееның

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X