erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия Герое юбилеен билгеләп үттеләр

Ветеран педагог Фәрит Минхәиров яза.

Арча педагогика көллиятендә Россия Герое Олег Николаевич Исаевның Арча педагогия училищесын тәмамлавына 60 ел тулу уңаеннан пневматик мылтыклардан ату ярышлары булып узды. Ярышларда 12 командадан 47 кеше  катнашты. Алар: Арча педагогика көллияте укытучылары, студентлары, Арча агросәнәгать һөнәр көллияте укытучылары һәм студентлары, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Урта Кушкәт мәктәбе командалары, Россия Герое Олег Исаев белән училищеда бергә укыган курсташлары, районның хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветарннар.

Россиянең булачак Герое – Олег Николаевич Исаев 1964 елның 14 гыйнваренда Балтач районы Иске Кушкәт авылында туган. Урта Кушкәт мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, 1979-1983 елларда Арча педагогия училищесында укый. Училищеда укыганда җиңел атлетика һәм чаңгы спорты белән актив шөгыльләнә. 1983 елда урта педагогия  уку йортлары арасында Арча педагогия училишесының җыелма командасы составында җиңел атлетика буенча Россия чемпионы була. Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң Саба районы Иштуган сигезъеллык мәктәбендә укыта. Шуннан Совет армиясе сафларына алына.

1984-1988 елларда В.П.Чкалов ис. Борисоглебск югары хәрби авиация училищесында укый.

1988-1993 елларда очучы Олег Исаев Төнъяк-Кавказ хәрби округында, аннан соң Германиядә хәрби хезмәт үтә. 1993-1996 елларда Ставрополь краенда Буденновскида хезмәт итә. Ул Әфганстанга, Таҗикстанга, Чечняга йөздән артык очыш ясый. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

1996 елның 5 маенда очучы, авиация майоры Олег Исаев хәрби задание үтәгән вакытта геройларча һәлак була.

Ярышларны ачу тантанасы көллият фойесында Герой Олег Исаевның  мемориаль тактасы янында барды. Чәчәкләр салганнан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары башкарылды. Митингта училищеның элекке директоры Илдус Сәгъдиев, Олег Исаевның курсташлары һәм башкалар Геройны җылы итеп искә алдылар. Чыгышлар Олег Исаев турындагы фильмдагы күренешләр белән бергә барды.

Ярышлар яшүсмерләр һәм зурлар арсында үткәрелде. Кызлар арасында Арча педагогика көлляитеннән Алина Андырзянова, Зәринә Хаҗиева, Диана Карасаева мылтыктан иң оста атучылар булдылар. Егетләрдән Арча агросәнәгать көллиятеннән Алмаз Гәрәев, Альберт Шәрифуллин, Марат Калымбетов төз аттылар. Студентлар командалары арасында Арча педагогика көллиятенең 1нче җыелма командасы беренче урынны алды. Шушы ук ук уку йортының 2нче җыелма командасы икенче урынга лаек булды. Арча агросәнәгать һөнәр көллияте командасы – өченче урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хатын-кызлар арасында Арча педагогика көллиятеннән Илүзә Мәгъсумова 1нче, Гүзәлия Хәбибуллинва 2нче булды.  3нче – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Файлә Вәлитова.

Ир-атлар арасында чын көрәш барды. Алар 25 иде. Иң өлкәненә – офицер-подводник, 3 ранг капитаны Марат Әхмәдуллинга 73 яшь. Беренче урынны Урта-Кушкәт мәктәбе командасыннан Руслан Михайлов алды. 2нче урында – Арча педкөллиятеннән Марат Маликов, 3нче – Олег Исаевның курсташлары командасыннан Зиннур Сәгыйтов.

Командалар арасында Арча педагогика көллиятенең 1нче җыелма командасы, 2нче Олег Исаевның курсташлары, 3нче урынны Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы командасы алды.

Ярышта катнашучылар “Әлифба” музее белән таныштылар. Җиңүчеләр грамоталар, кубоклар белән бүләкләнделәр.

Фәрит Минхаиров,

ярышларның баш хөкемдары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре