Коронавируска каршы көрәш чараларын кичектерү коллектив иммунитет формалашуга бәйле.
Россиядә җәйгә Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, кертелгән битлек режимын йомшартырга мөмкин.
Педиатр-инфекционист Евгений Тимаков «Москва 24» телеканалы эфирында сөйләвенчә, чараларны йомшарту, без ял итәргә бара, утыра, ашый, дуслар белән аралаша алабыз дигән сүз, әмма битлек режимын бозарга ярамый.
Табиб сүзләренчә, Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча чараларны кичектерү күпчелек халыкта коллектив иммунитет формалашуга бәйле.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә язын коронавирус белән авыручылар кимүен көтәләр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев