erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Җәен Татарстанда 180 мең баланың ялы оештырылачак

Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен 53 меңнән артык юллама каралган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен чараларны һәм балалар өчен җәйге савыктыру кампаниясен хәвеф-хәтәрсез уздыруны тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киләсе атнада, 26 майда, меңләгән чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

«Бу бәйрәм һәр укучы, ата-аналар һәм укытучылар өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. Мәктәп еллары артта калды. Алда – яңа мөмкинлекләр һәм сынаулар белән тулы олы тормыш. . Барлык чыгарылыш укучыларына Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруын телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Уку елы тәмамлану белән бер үк вакытта Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлана. Җәйге чорда республикада якынча 180 мең баланың ялын оештырырга ниятлиләр, ә гомуми еллык план 240 мең кеше тәшкил итә.

Республика Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләренә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә аерым игътибар бирергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, балаларның комплекслы иминлеген тәэмин итү һәм ял объектларын террорчылыктан саклау өстенлекле бурычлар булып кала. Күзәтчелек органнарына туклануны оештыру, янгын куркынычсызлыгы һәм медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен контрольгә алырга кушылды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, кышкы һәм язгы чорда 33 меңгә якын бала ял иткән инде, бу еллык планның 14 процентын тәшкил итә.

Аның сүзләренчә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен 53 меңнән артык юллама каралган. Алар тулысынча республика бюджеты хисабына финанслан

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnixanov-letom-v-tatarstane-organizuyut-otdyx-dlya-180-tys-detei-5924063?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F91f6babb-2024-52c1-b739-fe6f2da17c41

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре