erid:2VtzquqpS7d
Руханины 11 яшьлек кызны көчләүдә гаеплиләр
Арча яңалыклары

Руханины 11 яшьлек кызны көчләүдә гаеплиләр

Бу хәл Әлмәттә була.

"Мой Альметьевск" сайты хәбәр итүенчә, җенси көчләүдә гаепләнүче рухани өстеннән Әлмәт шәһәр судында эш башланды. Хокук саклау органнары бу хәлнең моннан 8 ел элек булуын җиткерде. Ул вакытта кызга 11 яшь була. Зыян күрүче булган хәлне еллар буе сер итеп саклаган. Тик түзә алмыйча барысын да әнисенә сөйләп биргән. Рухани үз гаебен танымый, һаман да иректә һәм Татарстанның дини оешмаларанының берсендә эшләвен дәвам итә.

Бу эш буенча киләсе утырыш 21 сентябрьгә билгеләнгән. Ул ябык режимда уздырыла дип хәбәр ителә Әлмәт сайтында.https://moyalmetevsk.ru/news/view/2084 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев