erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел: һөнәри осталык республика бәйгесе үтте

Рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2023” һөнәри осталык республика бәйгесе үтте

Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән татар телен белгән һәм балалар белән татар телендә дә эшләүче рус телле тәрбиячеләр көч сынашты. Арчадан беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко  татар телен белүдә үзенең көчен сынады.

Гадәттә, бәйге ике этаптан тора. Сайлап алу турында республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү учреждениеләрендә эшләүче 51  тәрбияче катнашкан. Шулар арасыннан 15 кеше икенче турга сайланып алынган һәм Арча педагогика көллияте базасында үткән ярышта үзенең осталыгын исбатлап күрсәтте.
Беренче турда видеороликлар эшләп җибәргән булсалар, икенче турда конкурсантларны берничә сынау көтә иде. Алар “Мин – шәхес” дигән тема астында татар телендә үзләре белән таныштырды. “Мин сине күңелле уенга өйрәтәм” дигән уен тәкъдим итүдә дә, “Тәрҗемә ит. Татарча өйрәнәбез” дип аталган уен-викторинада да, “Ирекле микрофон” дигән исем астында узган иҗади чыгышларда аларның татар телен яхшы белүләре күренде.

Беренче бәйге көллиятнең актлар залында үтсә, икенчесе сыйныф кабинетларында оештырылды. Биредә тәрбиячеләр балаларны күңелле уенга өйрәтте. Ә балалар, елдагыча, Арчаның бишенче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр. Алар шуның кадәр актив, үткен, бар нәрсәне шунда ук эләктереп алырга гына торалар. Дөрес, моның өчен тәрбиячеләрнең үзләренә дә тырышырга туры килде. 

Беренче, икенче, өченче урыннарны Яр Чаллы, Чистай, Биектау районнары тәрбиячеләре яулады. Арчадан Дарья Лесенко “Яшь җаннар һәм фикерләр белгече” номинациясе буенча җиңүче булды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дарья дүртенче елын Арчаның беренче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Казан дәүләт университетының психология һәм мәгариф институтында укыган, шунда ук параллель рәвештә тәрбияче һөнәрен дә үзләштергән. Гаиләсе белән Арчада яши. Алты яшьлек уллары бар. Ә менә татар телен ничек үзләштергән?
– Мин үзем рус милләтеннән. Казахстанда тудым, яшәдем. Арчага күчеп кайтканда миңа ун яшь иде, – диде Дарья Лесенко. – Өченче мәктәптә укыдым. Татар теле укытучыбыз Дамир Таҗиев иде. Шуның ярдәме һәм тырышлыгы белән татар телен өйрәндем, дип уйлыйм. Татарча аңлыйм, сөйләшәм дә, тик бик оста гына түгел. Балалар бакчасында татар телен белүемнең кирәге чыкты. Кайбер татар балалары русча аңлап бетерми, алар белән татарча сөйләшергә туры килә.

Рус телле тәрбияче-ләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” бәйгесендә 2020 елда катнашкан булган ул. Ул вакытта финалга чыга алмаган. Бу юлы иң яхшылар арасына кергән. “Иң авыр ярыш минем өчен тәрҗемә итү булды. Катлаулы сүзләр иде”, – ди ул. Моның белән генә чикләнеп калырга теләми, киләчәктә урын яулау өчен көрәшергә исәпли Дарья Лесенко.     

Җиңүче һәм призерларга бүләкләр дә яхшы иде. Аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм 35, 25, 15 һәм 5 мең сумга сертификатлар тапшырылды. Әмма бу көнне, минемчә, җиңелүчеләр булмады. Алар барысы да – җиңүче. Чөнки тәрбиячеләрне бер үк нәрсә –хезмәтләрен, балаларны ярату, һөнәрләренә тугрылык берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев