erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рузалия апа Насибуллинаның «Дини бәйрәмнәр һәм йолалар!” дигән китабы чыкты

Шул уңайдан очрашу кичәсе булды.

Дини бәйрәмнәр һәм йолалар!” очрашу кичәсе

Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында Ашытбаш мәдәният йортында "Дини бәйрәмнәр һәм йолалар" дип исемләнгән очрашу булып узды. Анда үзләренең бөтен гомерләрен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган педагог, остазлар чакырылган иде. Кичәнең кунагы Россиянең мәгариф отличнигы, озак еллар Ташкичү мәктәбе директоры булып эшләгән Рузалия апа Насибуллина үзенең яңа басылып чыккан “Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр” китабы белән таныштырды. Китапның һәр бүлегенә кыскача аңлатма биреп үтте.

Рузалия Ибраһим кызының моннан тыш да басылып чыккан “Гомер тәгәрмәчләре”, “Гомерләр заяга узмаган”, “Акланган өметләр”, “Мирас булып калсын” китаплары укучылар күңеленә хуш килеп, мәдәният хезмәткәрләренә, педагогларга, тәрбиячеләргә ярдәмлек булып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рузалия апа Насибуллина Республикабызда да бик танылган күренекле шәхес. Ул Ташкичү мәдәният йортында эшләп килүче “ Өммегөлсем” халык фольклор коллективын да Татарстаныбызның күп кенә район, шәһәрләрендә танытып, борынгыдан килгән бәйрәм, йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүче дә булып торды. Лаеклы ялда булуына карамастан, шушы коллектив өчен янып-көеп, үз куллары белән күпме костюмнар тегеп, чигеп, дистә елдан артык “Өммегөлсем” халык фольклор коллективының җитәкчесе булып торды. Бүген дә ул эзләнүдә, иҗатта... Яңадан китап чыгару өстендә, районыбызның күренекле шәхесләрен дөньяга таныту өстендә эшли. Инде очрашуга кире кайтып, сүзне авылыбызның остабикәсе Миләүшә Гатауллина дәвам итте. Ул очрашуга килгән барлык кунакларны рамазан ае белән котлады, матур, моңлы тавышы белән коръән аятьләрен укыды. Кичәнең икенче өлешендә исә, ветеран укытучыларыбыз ислам диненә багышланган башваткыч уенында катнаштылар. Әлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган кичә, бик күңелле һәм файдалы узды. Чарада катнашучылар яшьлек елларын искә төшереп, бергә коллективта эшләгән вакытларын сагынып, рәхәтләнеп бер - берсе белән аралашып утырдылар. Изге рамазан аенда без-ветеран укытучыларны хөрмәтләп чакырган, кунак иткән, Ашытбаш авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә, барлык ветеран укытучылар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә тынычлык, сәламәтлек, тагын бик күп еллар халыкка шундый матур чаралар белән, хезмәт итүләрен теләп калабыз.

Ашытбаш авылыннан ветеран укытучы :Шавалиева Рәмзия Азат кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X