erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Саба районында магнитлы-резонанслы томография үткәрү бүлеге ачылды

Узган атнада Саба үзәк хастаханәсе базасында магнитлы-резонанслы томография (МРТ) үткәрү бүлеге ачылды. Бу табиблардан бигрәк авырулар өчен сөенечле вакыйга булды, чөнки Саба кешеләре томография үтәр өчен Казанга йөри иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ачылу тантанасы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының техник контроль һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Эдуард Шиварских, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Барсмед» җитәкчелеге, район үзәк хастаханәсе коллективы һәм дәваланучылар катнашында узды.

«Хастаханәдә мондый уникаль җиһазның барлыкка килүе пациентлар өчен дә, табиблар өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. «БАРСМЕД»ның европа стандарты буенча комплектланган мондый филиаллары Казан, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән, Зәй шәһәрләрендә эшли иде, менә бүген Сабада җиденче филиалыбызны ачтык. Гадәттә 100 мең кешегә 1 МРТ булырга тиеш, сезнең кебек кечкенә генә шәһәр өчен бу бик зур мәртәбә, — диде «Барс-мед» диагностик үзәге баш табибы Айнур Әхәтов.

Алга таба тантанага килүчеләргә уникаль аппаратны һәм аның эшләү тәртипләрен үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бирелде. Аңлатуларынча, томограф кеше организмының барлык әгъзаларын һәм алардагы тайпылышларны югары төгәллек белән ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук томография узу белән бергә оператив рәвештә невролог, эндокринолог, травматолог кебек белгечләрнең консультациясен алырга да мөмкинлек булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

МРТ нәтиҗәләре дистанцион рәвештә Казан шәһәренең югары категорияле табибларына, медицина фәннәре кандидатларына җибәреләчәк. Бу, үз чиратында, онкологик авыруларны да башлангыч чорында күреп алырга ярдәм итәчәк. Биредә хезмәт түләүле булса да, ОМС (мәҗбүри медицина иминиятләштерүе) программасы нигезендә дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында түләүсез тикшеренү үтәргә дә мөмкин булачак.

Томографиянең тагын бер уңайлы ягы: ул куркынычсыз, ягъни нурланыш тәэсире юк дәрәҗәсендә. Шулай ук кече яшьтәгеләрне тикшерткәндә, бала курыкмасын өчен аппарат аша әнисе белән бергә күренергә мөмкин булачак. МРТ бүлегенә шулай ук күрше-тирә районнардан, Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасыннан да килүчеләр булыр дип фаразлана. Ачылган көнне бүлеккә беренче пациентлар да килә башлады.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X