erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабантуйлар тыныч узсын

Бүген районның террорга каршы комиссиясе утырышы узды. Аны район башлыгы,комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта милли бәйрәмебез Сабантуйларны үткәргәндә , шулай ук мәктәп яны лагерьлары һәм бердәм дәүләт имтиханнары вакытында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин җирлектә терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча башкарылган эшләргә хисап тотты. Үз чыгышында ул барлык җирлек башлыкларын да борчыган проблеманы күтәрде. Хәзер авылларда йортларны теләсә кем сатып ала. Аларны җирле үзидарә органнары белми дә кала. Соңыннан читтәге яңа хуҗалар кечкенә генә бу авыл йортларына дистәләгән мигрантларны пропискага кертә. Мондый хәл киләчәктә киеренкелек тудырмас дип берәү дә әйтә алмый.

Район башлыгы хокук саклау органнарына кичекмәстән бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан комиссия сәркатибе, район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллина комиссиянең агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X