Саминаның теләге тормышка ашты
Бәйрәм белән
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов инициативасы белән “Изгелек чыршысы” акциясе оештырылды.
Бу акциягә районның оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре бик теләп кушылды. Аларга район башлыгы үзе үрнәк күрсәтте һәм иң беренче булып бер баланың теләге язылган шарны чыршыдан алды.
“Изгелек чыршысы” акциясе Яңа ел алдыннан сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны сөендерүгә юнәлдерелгән.
Безнең районда барлыгы 257 шундый бала теркәлгән. Йөздән артыгы “Изгелек чыршысы” хәйрия акциясендә катнашырга теләк белдергән.
“Изгелек чыршысы”нда теләкләр язылган шарлар күп. Алар төрле: уенчыклар, конструкторлар, курчак өйләре, спорт җиһазлары һ. б. Һичшиксез, аларның барысы да үтәләчәк.
Әлеге акциягә редакциябез Кыш бабае һәм Кар кызы да кушылды. Алар алган шарчыкта бала пульт белән идарә итә торган машина турында хыяллануын язган. 24 декабрьдә редакция Кыш бабае һәм Кар кызы аның хыялын тормышка ашырдылар, баланы сөендереп, теләгән бүләген тапшырып та кайттылар.
Әлеге акция балаларны күпмедер булса да бәхетлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Чыннан да, бала түгел, үзебез дә кечкенә генә бүләккә дә зур итеп шатланабыз бит. Ә балалар өчен ул зур куаныч. Дөрес, аларның теләкләре Яңа ел уңаеннан гына түгел, ә ел әйләнәсендә тормышка ашсын иде.
Балалар бәхетле һәм шат, күкләребез аяз, илебез тыныч булсын. Киләчәк Яңа ел белән барыгызны да!
Фотода: Район газетасы Кыш бабае белән Кар кызы Арчада яшәүче Самина Сабировага үзе көткән бүләкне тапшырды. Әнисе Эльвира белән әтисе Рәшит Сабировларның бүләктән тә бигрәк балалары сөенгәнгә күңелләре булды. Рәшит Кыш бабайга җыр башкарды. Самина Кыш бабай, Кар кызы белән биеде. Күңелләргә бәйрәм рухы керде. Соңыннан бала бүләген карарга утырды. Чыннан да үзе теләгән пульт белән идарә итә торган машина иде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев