Шәхси йорт янган урында җиденче кешенең мәете табылган
Аллам сакласын!
admin,18 июнь 2023 - 19:08
Татарстанның Тукай районында шәхси йорт янган урында һәлак булган җиденче кешенең мәетен тапканнар. Ул – балигъ булмаган бала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Шул рәвешле, Сәет авылындагы янгында һәлак булучылар саны җидегә җитте, шуларның дүртесе – балалар.
«Татар-информ» агентлыгы Сәет авылында янкормалы бер катлы агач йортта янгын чыгуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.
Ачыкланган мәгълүматлар буенча, йортта 8 кеше (шуларның дүртесе – балалар) яшәгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә имин түгел.
Агентлыкка билгеле булганча, янгыннан урамга чыгып котылган балаларның әнисенә – 29 яшь.
Фото Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/statit/tukai-raionyndagy-iangynda-halak-bulgan-idence-kesenen-maete-tabylgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев