Сезнең уллар – безнең горурлыгыбыз
Һәркемнең йөзе җитди, күзләрендә дулкынлану, сагыш, горурлык.
Арча мәдәният йортының тамаша залы бу көнне халык белән шыгрым тулы иде. Һәркемнең йөзе җитди, күзләрендә дулкынлану, сагыш, горурлык.
Монда – илебезгә батыр уллар үстереп биргән әти-әниләр, аларның хатыннары, балалары, туганнары, якыннары җыелган. Һәр йөрәк – Ватан өчен типкән йөрәк, һәр күз – батыр улын, туганын сагынган күз.
Бүгенге көндә йөзләгән райондашыбыз илебез чиген саклый. Алар – безнең горурлыгыбыз, батырлык, тугрылык үрнәге. Алар безнең тыныч таңнарыбызны, балаларыбызның елмаюларын, тыныч тормышыбызны саклый. Хәрби бурычын үтәгәндә гомере өзелгән егетләребез дә бар. Аларның исемнәре Арча тарихында, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланыр.
Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм тантанасы быел күңелләрне тетрәндерердәй мизгелләрдән башланып китте. Махсус хәрби операция геройларына сугышчан батырлыклары өчен “Батырлык” орденнары, “Батырлык өчен”, “Суворов”, “Жуков” медальләре, Рәхмәт хатлары, “Һәлак булганнарны коткарган өчен”, Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре тапшырылды.
– Безнең өчен яу кырындагы егетләребезнең һәрберсе – ныклык һәм батырлык үрнәге. Сезнең уллар – безнең горурлыгыбыз. Алар ил өчен, халык өчен, безнең иминлек өчен үз гомерләрен дә кызганмады. Мондый батырлар үстергән өчен сезгә мең рәхмәт. Аларның батырлыгы – мәңгелек, исемнәре – йөрәкләрдә. Исәннәргә җиңү яулап исән-сау кайтуларын, ә аларны көтеп торучыларга сабырлык телибез, – диде район башлыгы Алмаз Хисаметдинов.
Хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташларыбызның орден-медальләрен әти-әниләре, хатыннары, балалары, якыннары алды. Аларны Алмаз Хисаметдинов һәм хәрби комиссар Азат Вахитов тапшырды. Эх, үзләренең күкрәкләренә тагасы иде дә, тик... Бу минутларда геройларның экранга чыгып барган портретлары, егетләрнең елмаюлы йөзләре йөрәкләрне телгәләде. Һәр рәсем артында – гомер, язмыш, сөю, яшәү тарихы. Шул мизгелдә залда тынлык урнашты. Аннан көчле алкышлар яңгырады. Бүләкләүләр тәмамланганчы халык аларны басып алкышлады. Бу – аларның батырларга булган хөрмәте, рәхмәте иде. Кемдер күз яшьләрен сөртте, кемдер кулларын йөрәгенә куйды. Бөтен зал елады… Түземлек сезгә, хөрмәтле әти-әниләр, сабырлык сезгә, туганнары, хатыннары.
Менә алар – Илшат Афзалов (“Батырлык өчен” медале), Рөстәм Әхмәтханов (“Батырлык” ордены), Лиор Әхмәтов (“Батырлык өчен” медале), Илшат Галимҗанов (“Суворов” медале), Рамил Галимов (“Батырлык” ордены), Салават Гыйлемханов (“Батырлык” ордены), Булат Гумарханов (“Жуков” медале, “Батырлык” ордены), Артур Ефимов (“Батырлык өчен” медале, “Батырлык” ордены), Рүзәл Закиров (“Жуков” медале), Васыйл Зарипов (“Батырлык” ордены), Илнур Иванов (“Батырлык” ордены), Дмитрий Кәримов (“Батырлык” ордены), Илнар Мәүлиев (“Батырлык” ордены,) Динар Мәүлиев (хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты), Фаил Мефтахетдинов (“Батырлык” ордены), Илнур Мөхәмәтсафин (“Батырлык” ордены), Илһам Садретдинов (“Батырлык” ордены), Рафил Сафин (“Батырлык” ордены), Зөлфәт Фәйзрахманов (“Батырлык” ордены), Рөстәм Хәйруллин (“Батырлык” ордены), Даниял Хисмәтуллин (“Батырлык” ордены), Вильдар Хөсәенов (“Батырлык” ордены), Марат Шафиков (“Батырлык” ордены).
Хәзерге вакытта хәрби операция зонасында хезмәт иткән Рәшит Мусинның “Жуков” медале әнисенә, Бехруз Асомидиновның “Һәлак булганнарны коткарган өчен” медале хатынына, Руслан Галимҗановның “Сугышчан батырлыклары өчен” медале хатынына, улына тапшырылды. Хәрби хәрәкәтләр ветераны Фидаил Габдрахманов “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнде. Максим Мөхәммәтҗанов, Рүзәл Низамов, Илнар Саматов, Ришат Шакировның әти-әниләренә хәрби часть командирларыннан Рәхмәт хатлары бирелде. Азат Әхмәтҗанов хәрби бурычын үрнәк итеп үтәгән өчен хәрби часть командиры медаленә ия булды.
Бу көнне шулай ук тылда торып егетләребезгә ярдәм оештырган, гуманитар йөк җыйган, фронтка җылылык һәм игелек җибәргән кешеләр дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларның һәркайсы халык бердәмлегенең, күңел җылылыгының чагылышы.
– Сезнең хезмәтегез, волонтерлар тырышлыгы, халык ярдәме белән җибәрелгән әйберләрнең һәр граммы җиңүгә бер адым, дигән сүз, – диде Алмаз Хисаметдинов. – Гуманитар ярдәм әзерләүдә үз өлешен керткән һәр кешегә олы рәхмәтемне белдерәм.
Чараның тантаналы өлеше Арча районы волонтерлары башкаруында “Махсус хәрби операция геройларына” дигән җыр белән тәмамланды.
Концертта республика татар мәдәнияте үзәге һәм Мари Иле республикасыннан “Россия халыклары ассамблеясе” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлегеннән килгән кунаклар да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев