erid:2VtzquqpS7d
Шатланыгыз, балалар! Каникулга китәсез!
Арча яңалыклары

Шатланыгыз, балалар! Каникулга китәсез!

Мәктәпләр дә ял итәчәк. Дөресрәге, каникулга чыга. Мәктәп балалары 1-10 май көннәрендә ялларга җибәреләчәк

Бу хакта Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән, ТАСС хәбәр итте. Министр шулай ук балалар бакчаларына да тукталды. Анда исә, пандемия вакытындагы кебек үк, бу көннәрдә дежур төркемнәре оештырылачак.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин 1-10 май көннәрен тоташ яллар итү турында указга кул куйган иде. Шатланыгыз, балалар!

 http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99garif/shatlanygyz-balalar-kanikulga-kitsez


Арча хәбәрләре

Нет комментариев