Сикертәндә ат ярышлары ничек булды
Атларга һәм ат хуҗаларына, җайдакларга исәнлек-саулык, уңышлар телик.
Чиста токымлы атлар арасында Биектау районы "Елмай" хуҗалыгыннан Александр Комлев Инспектор кушаматла атта - Арча сабантуенда 3 нче килгән ат Сикертәндә 1нче килде. 2нче - "А. Сәләхов" фермер хуҗалыгыннан Арчада 1нче килгән ат (җайдагы Зөлфәт Рамазанов) 2 нче урынны алды. Айван авылыннан Исмәгыйль Яхин аты (Салиха, бия) - Арча сабантуенда 4 нче килгән ат (җайдагы Вильнур Гарифуллин) 3 нче килде. Ярымчиста токымлылар арасында Кыснадан Рафил Ибраһимов Хан кушаматлы атта финишка 1 нче килде. Былтыр да 1 нче урынны алган иде. Арча сабантуенда 1нче урынны алган Рамил Рәхмәтуллинның Сал Пи ал кушаматлы аты 2нче булып финиш бирде. Җайдагы - Салават Бикбаев. Аздан гына калды... 3нче булып Көектән Вилдан Гарифуллин аты Ягуза (җайдагы Вилсур Гарифуллин) килде. Арча сабантуенда ул 2нче нәтиҗәне күрсәтте. 4нче - Саба районы Шынар авылыннан үз аты белән килгән Алия Вәлиева. Җигүле атлар арасында 1нче урында - Курса Почмактан Данис Исмәгыйлев (былтыр да ул Сикертәндә 1нче урынны алды), 2нче - Югары Мәтәскәдән Фердинанд Җиһангиров, 3нче - Мөрәледән Икрам Рамазанов. 2021 елда ул велосипед откан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев