erid:2VtzquqpS7d
Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган
Арча яңалыклары

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган

Аларның дүртесе чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Аларның дүртесе чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (24 кеше) һәм 60-70 (21 кеше).

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (49 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – 11, Яшел Үзән районында 11 очрак ачыкланган.

 

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев