Район иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды.
Иң беренче Сөрде авылында яңартылган, ныклап төзекләндерелгән Сөрде мәдәният йорты белән таныштылар. Яңа Кенәр авыл җирлеге башлагы Әгьзәм Әдһәмович: "1985 елда төзелгән бина бу, - дип сөйләде. - Түшәме, түбәсе беткән иде инде. Су үтә иде. Ә хәзер үзегез күрәсез, ремонтчылар ничек яхшы итеп яңарттылар, ныклап төзекләндерделәр". Дөрестән дә, мәдәният йорты бик матур булган. Түбәсе, түшәме, идәне, сәхнәсе, тәрәзәләре, баскычлары, бәдрәфләре, бүлмәләре өр-яңадан эшләнгән. Бар да заманча, матур. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлыклар белән аерым бәдрәф. Озак еллар халыкка хезмәт итәргә язсын.
Нет комментариев