erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Су коенамызмы?

Төрле фикер бар.

Су коенасызмы?

Коенабыз, ди берәүләр. Икенчеләр, юк, диләр. Ә мин коенам, дим. Юк, Арчадан мәшәкатьләнеп, вакыт үткәреп, Көтек буасына барып йөрмим. Күпләр шунда йөри. Ә мин Казансу паркындагы күлгә генә төшәм. Узган ел берәү пычрак ич аның суы, берәүләргә Эмират, безгә шушы пычрак бакалы су инде дип көлешкән идек. Күлгә чишмә суы керә, икенче башыннан чыгып китә. Быел бигрәк тә чиста суы. Мул да.

Рәхәтләнә бала-чага су коенып. Чыр-чу. Әти-әниләре, әби-бабайлары карап, күзәтеп тора. Ничек су коенмыйча йөрәкләре түзәдер?!

Зуррак балалар әти-әнидән башка су коена. Аннан рәхәтләнеп атынгычларда атыналар. Рәхәт. Балачакның бәхетле мизгелләре...

Мин үзебезнең малайларны гел кисәтеп торам, кинәт кенә суга сикермәгез, кулларны, күкрәкне, битне суга чылата-чылата суга керегез дип. Тәнне чылатмыйча кинәттән суга керергә табиблар кушмый. Озак та су коенырга ярамый. 20 минутлап кына. Ә йөзүнең файдасын табиблар сөйләп бетерә алмый. Җәйнең матур көннәреннән файдаланып калыгыз. Өйдә эш бетми ул. Кул селтәгез дә чыгып китегез.

Районның гражданнарны саклау идарәсенең бүлек җитәкчесе Гөлнар Шәрипова: “Теләсә кайда белмәгән урыннарда су коенырга ярамый, – дип кисәтә. – Таныш булмаган сулыкларга килеп, кинәт суга сикерү шулай ук тыела. Су астында нәрсә булмас! Кечкенә балаларны караучысыз су янында калдырырга ярамый. Бары тик карап торып кына суда коенырга рөхсәт ителә. Спиртлы эчемлекләр эчкән килеш шулай ук су коенырга ярамый. Исән-сау җәйләрне үткәреп җибәрергә язсын!”.

Без дә шул теләктә. Барыбыз да исән-сау булыйк!

Румия Гарифҗанова.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре