erid:2VtzquqpS7d
Шурада Авыл көнен бәйрәм иттеләр
Арча яңалыклары

Шурада Авыл көнен бәйрәм иттеләр

Шура авылында авылдашларны берләштергән күркәм бәйрәм – Авыл көне узды. Чарага туган авылын сагынып кайткан кунаклар, төрле төбәкләрдә яшәүче якташлар һәм җирле халык җыелды.

13 июньдә Шура авылында Авыл көне бәйрәме оештырылды. Матур һава шартлары, бай эчтәлекле программа һәм авылдашларның ихлас аралашуы бу көнне истәлекле вакыйгага әйләндерде.

Бәйрәм Илдар хәзрәтнең Коръән укуы һәм вәгазе белән башланып китте. Чарага килгән кунаклар мул табыннар артында очрашып, күптән күрешмәгән туганнары, дуслары һәм авылдашлары белән аралашу мөмкинлеге тапты.

Көн дәвамында җыр-моң яңгырады, биюләр һәм күңелле уеннар оештырылды. Мәдәни программа бәйрәмгә аерым ямь өстәп, катнашучыларга яшьлек елларын искә төшерергә мөмкинлек бирде.

Авылдашлар фикеренчә, чараның уңышлы узуында оештыручыларның өлеше зур. Бәйрәмне үткәрү башлангычы белән клуб җитәкчесе Клара Хөсәенова чыккан, ә концерт программасын әзерләүдә Рәмзия Гыйльмулла кызы актив катнашкан. Табыннар әзерләүдә, кунакларны каршы алуда һәм бәйрәмне үткәрүдә авылның егет-кызлары, өлкәннәре дә бердәм хезмәт куйган.

Бәйрәмдә төрле буын вәкилләренең катнашуы аеруча игътибарны җәлеп иткән. Яшьләрнең күп булуы авылның киләчәгенә карата өмет һәм ышаныч өстәгән. Авылдашлар мондый очрашуларның киләчәктә дә дәвамлы булуын теләк итеп җиткерде.

Чара ахырында катнашучылар оештыручыларга, иганәчеләргә, пешекчеләргә, үзешчән артистларга һәм бәйрәмне үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авыл халкына иминлек, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете теләнде.

Шура авылында узган Авыл көне бәйрәме туган якка мәхәббәтне, буыннар арасындагы бәйләнешне һәм авылдашларның бердәмлеген тагын бер кат раслаган күркәм чара булды. Киләсе елларда да мондый очрашуларның дәвам итүенә өмет зур.

“Илләребез тынычланып, махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, егетләребез исән-сау кайтсыннар. Барлык авылдашларга да гаиләләрендә иминлек, тыныч, бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек теләп, киләсе елларда тагын да күберәк булып, очрашырга язсын”, – ди Шура клубы мөдире Клара Хөсәенова.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев