erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Шушмабаш мәктәбендә бүген истәлекле көн булды

Мәктәптә өр-яңа Туган як музее ачылды. Моннан 40 ел элек ул ачылган булган инде. Монысы икенче бүлмәләрдә яңартылып, өр-яңадан ачылды.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты. Кунакларны Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова каршы алды һәм озатып йөрде.

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мәктәп бакчасыннан ук "җанлы" һәйкәлләр, авыл халкы, ветераннар, мәктәп укучылары, укытучылар каршы алды. Бәхеткә, кояшлы көн. Тантана урамда булды.

"Сугыш һәм хезмәт ветераннарын без онытмыйбыз, искә алып торабыз, - дип сөйләде Алмаз Хисаметдинов. -  Бөек Җиңүне безгә алып килгән, гомерләрен кызманмаган ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә район халкы исеменнән тирән ихтирам һәм баш иям алар каршында. Безне бүген шулай матур итеп каршы алып, матур бәйрәм әзерләгән балаларыбызга, укытучылар коллективына, авыл җирлеге башлыгына, гомумән,  районның укыту системасына рәхмәт. Шушмабаш мәктәбе элек-электән тарихлы, данлыклы мәктәп, шушы рухта дәвам итәргә. Җиңүләрне тарихтан гына белергә дә бит, әмма бүген ир- егетләребез махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Алдагы көннәрдә илебездә тынычлык урнашып, бергә-бергә исән-сау эшләп,  районны алга җибәрсәк иде".  

Мәктәпкә үттеләр. Мәктәп белән танышканнан соң Туган як музеена рәхим иттеләр. Мәктәптә туган як музее 1985 елның 9 маенда Шушмабаш авылы ветераннары һәм «Северный» совхозы директоры Вагыйз Минһаҗев катнашында ачылган булган. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова: " Музей оештыручыларның берсе укытучы Шәфигулла Гарипов, тагын берсе Нургазидә Җаббарова", - дип таныштырды.

Ветераннар икесе дә биредә иде. Нургазидә апаның бүген туган көне дә икән. Алмаз Хисаметдинов чәчәкләр бүләк итте үзенә. Германиядә яшәүче эшмәкәр укучысы Лилия ханым җибәргән  истәлек медален бүләк иттеләр. Күңелле булды.

Яңа музейга керү ишегенә сузылган тасманы Алмаз Хисаметдинов белән ветеран укытучы Нургазидә Җаббарова кисеп, алга үттеләр. Музей искиткеч шәп! Һәрнәрсә зәвыклы итеп урнаштырылган. Анда гади авыл өе дә, авылдан чыккан күренекле шәхесләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, махсус хәрби  зонада хезмәт итүчеләр, мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының фотолары, тагын күп истәлекләр бар. Сөйләп бетерерлек түгел. Музейның үзен күрергә кирәк. Күпме хезмәт! Рәхмәттән башка сүз юк.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре