erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Табылды. Үлгән...

Быел 20 июльдә югалган 31 яшьлек Екатерина Николаеваны эзләү фаҗига белән тәмамланды.

Республиканың Бөре районы Калинники авылында яшәүче ханым үзәк район дәваханәсеннән чыгып китеп, туганнары белән элемтәгә керүдән туктый. Яшь хатынны эзләүгә полицейскийлар һәм "Лиза Алерт" эзтабарлар отряды волонтерлары да кушылды.

Шул ук вакытта Екатеринаның туганнары аны үз көчләре белән эзләгән һәм социаль челтәрләрдә аңа ориентирларны тараткан. Хәбәрләрнең берсендә хатынның сумкасын Бөре районының Үгез авылыннан ерак түгел урманда табып алалар, диелгән.

26 августта "Лиза Алерт" волонтерлары социаль челтәрләрдә Екатерина Николаеваны таптык, дип хәбәр иттеләр. Кызганычка каршы, хатын үлгән. Эзтабарлар үлемнең сәбәпләре турында, үзләренең эчке кагыйдәләренә сылтанып, хәбәр итмәгән.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алынды: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-08-27/tabyldy-lg-n-2481510

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре