erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Альберт Хәмидуллин: «Тагын бер кат Рәмзияне сатып алырга туры килде шул»

Арчадан Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннарны белмәгән кеше бармы икән?

Аларны без бер-берсеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Шундый матур пар быел алтын туйларын билгеләп үтте. Бу хакта без беренче булып социаль челтәрдән күреп белдек. Карагыз әле, бу парлар барысы да сюрприз белән бәйләнгән булып чыкты бит әле. Балалары, ире сюрприз ясап, Рәмзия Шәриповнага искиткеч матур тамаша  – кызыл туйларын бүләк иткән. Август аеның матур бер киче. Урам буйлап кычкыртып бизәлгән туй машиналары килә. Беренче машинада – кияү егете, Альберт әфәнде. Ишектән башын тыккан, кулында чәчәк бәйләме, авызы ерылган. Ә аны капка төбендә видеога төшереп, келтер-келтер көлеп Рәмзиясе каршы ала. Тавышыннан ук шатланганлыгы күренеп тора. Шулай булмый, кайсы гына хатын-кыз үзенә шундый бүләк ясаганны яратмый!

– Тагын бер кат Рәмзияне сатып алырга туры килде шул, – диде очрашу вакытында Альберт әфәнде.

Рәмзия Хәмидуллина район ветераннар советы җитәкчесе, ә Альберт әфәнде – аның уң кулы. Рәмзия ханымның бөтерчек кебек бөтерелеп барысына да өлгерергә тырышып йөрүенә исең китәрлек. Андагы энергиягә, дәрт-дәрманга сокланырлык. Күзләр тимәсен, дибез кайчак. Ул бернинди авырлыктан да курыкмый, ветераннарны төяп экскурсияләргә дә алып чыгып китә, гуманитар ярдәм оештыруда да иң активларның берсе ул. Бөтен башкарган эшләрен санап китеп тә булмый. Каян килгән аңа шундый оештыру сәләте? Бу сорауны бирсәк, елмаеп кына куячак ул, иманым камил. Әмма шуны әйтә алам, аның янында илһамландыручы, ярдәм итәргә әзер торучы Альберты бар. Алар бер-берсенә терәк, ныклы таяныч.

–  Без ничек танышып киттек? Мин машинада барганда юлны аркылып чыкты ул. Күреп калдым. Таныштык. Бер тапкыр очраштык та, мин урып-җыюга читкә чыгып киттем. Кайткач бер-ике күрештек тә, армиягә алдылар. Рәмзия ике ел көтте. Кайткач өйләнештек. Тагын юл. 66 яшемә кадәр Россия буйлап йөрдем, кайтып кермәдем дә диярлек, – диде Альберт Хәмидуллин. – Гаиләнең бөтен авырлыгы Рәмзиягә төште. Балаларны үстерде, укытты, тәрбияләде. Мин акча гына алып кайттым, дияргә дә була. Шуның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен.

Бу пар да ЗАГС бүлегенең Дан китабында имзасын калдырды, медальләр алышты, алтын туй таныклыгына ия булды, хезмәттәшләренең котлауларын ишетте. Вальс биегәндә нинди матур пар, дип сокланучылар бер мин генә булмаганмын, дип уйлыйм.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре