erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткәне өчен махсус премиягә лаек булды

Бу премия театр өлкәсендә иң абруйлы бүләкләрнең берсе санала,

Фото: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми каналы

Мәскәүдә Халыкара театр көнендә «Алтын битлек» махсус премиясен тапшыру тантанасы булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткәне өчен махсус премиягә лаек булды. Ул театр өлкәсендә иң абруйлы бүләкләрнең берсе санала,

Бүләкне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага тапшырганда, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков болай дип искәртте:

«... Узган ел без Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында бүләкләү тантанасын уздырдык. Бу - искиткеч театр, һәм, әлбәттә, Рөстәм Нургалиевич Россиянең күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, аны үстерү өчен зур тырышлык куя".

Министр шулай ук «Алтын битлек»нең 1999 елның 5 апрелендә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә тапшырылуын искә төшерде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/irada-ayupova-prinyala-specialnuyu-premiyu-zolotaya-maska-dlya-raisa-tatarstana-5921324

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре