erid:2VtzquqpS7d
Татарстан синоптиклары кырау төшү сәбәпле кисәтү игълан итте
Арча яңалыклары

Татарстан синоптиклары кырау төшү сәбәпле кисәтү игълан итте

13 июньгә каршы төндә Татарстан территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта 0 градустан -1 градуска кадәр кырау көтелә.

13 июньгә каршы төндә Татарстан территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта 0 градустан -1 градуска кадәр кырау көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе әлеге уңайдан кисәтү игълан итте.

Шул ук вакытта, элегрәк метеорологлар 12 июньгә каршы төндә генә туфракта бераз кырау күзәтелергә мөмкин дип фаразлаган иде. Аларның фаразлавынча, 13 июньгә каршы төндә һава температурасы +2..+7, ә республиканың көнбатышында +10 градус тәшкил итәчәк.

Синоптикларның якынча мәгълүматлары буенча, 12 июньдә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +14..+19, ә 13 июньдә +17..+22 градус була. Хәзер төбәктә һава температурасы +13,7 градустан («Саба» метеостанциясе) +17,2 градуска («Чулпан» метеостанциясе) кадәр тәшкил итә.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-sinoptiklary-kyrau-tosu-sabaple-kisatu-iglan-itte-5872261

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев