Татарстанда 9 сыйныфта ике генә имтихан тапшырып та булачак
Татарстан быел дүрт фән урынына ике фән буенча ОГЭ тапшыру экспериментында катнашачак. Республикада 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар ике имтихан нәтиҗәләре буенча укырга керә алачак 51 урта һөнәри белем бирү учреждениесе (СПО) билгеләнде.
Көтелгәнчә, әлеге эксперимент кысаларында колледжлар һәм техникумнарда 4,9 меңнән артык студент укырга кабул ителәчәк. Әмма Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, экспериментта катнашу өчен тәкъдим ителгән һөнәри белем бирү оешмалары һәм әзерлек юнәлешләре исемлеге әлегә алдан билгеләнгән генә.
«Аны тиешле норматив документлар белән әле расларга кирәк», – дип ачыклык кертте министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Документка ярашлы, экспериментта катнашучылар арасында Кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжы, Казан радиомеханика колледжы, Казан төзелеш колледжы, Казан энергетика колледжы, Казан автотранспорт техникумы, Казан нефть химиясе колледжы, Казан технологияләр һәм дизайн колледжы, Казан авиация-техник колледжы, Арча агросәнәгать һөнәри колледжы, Буа ветеринария техникумы, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, Мөслим политехника техникумы, Түбән Кама транспорт инфраструктурасы колледжы, шулай ук Апас, Байлар Сабасы, Кукмара, Чирмешән, Сарман, Баулы, Нурлат һәм башка районнардагы аграр колледжлар бар.
Фаразлануынча, студентлар авыл хуҗалыгы техникасын һәм автотранспорт чараларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, радиоэлектрон аппаратура монтажлау, электр челтәрләрен һәм җиһазларын электромонтажлау, тегү эшләнмәләре җитештерү, ТКХ инженер челтәрләрен ремонтлау, авиация техникасын җыю, авыл хуҗалыгы производствосы, шулай ук пешекче һәм кондитер эше, слесарь һөнәрләре, ветеринария, флористика, график дизайн һәм башка белгечлекләрне үзләштерә алачак.
«Ике имтихан буенча аттестат белән колледжларга һәм техникумнарга бары тик билгеле бер һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге буенча гына кереп булачак. Бу исемлек республикада булган кадрлар дефицитын һәм фаразланган ихтыяҗны исәпкә алып билгеләнде», – дип сөйләде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов министрлык оештырган туры эфир вакытында.
Әгәр 9 нчы сыйныф укучысы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, ул элеккечә үк, 10 нчы сыйныфта да, колледжлар һәм техникумнарда теләсә кайсы белгечлек буенча да укуын дәвам итә алачак.
Узган ел ике предмет буенча ОГЭ тапшыру экспериментында бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсе генә катнашкан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев