erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда күпфатирлы йортларда йорт хайваннары санын чикләргә планлаштыралар

Документ тикшерү уза

Татарстанда күп фатирлы йортларда йорт хайваннары санын чикләргә планлаштыралар. Тиешле карар проекты ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.

Документ мондый очраклар өчен торакның гомуми мәйданының үзенчәлекле нормативын билгели.

«Күпфатирлы йортларда фатир мәйданының һәр 18 квадрат метрына бер эт яки бер песидән артык асрарга ярамый», – диелә текстта.

Тагын бер таләп потенциаль куркыныч исемлеккә кергән этләргә кагыла. Документ кабул ителгән очракта аларны коммуналь фатирларда яисә берничә гаилә яши торган торакта тотарга ярамый.

Тулырак: "Чистай информ"

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев