erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда йөк поезды егет һәм кызны бәрдергән
Арча яңалыклары

Татарстанда йөк поезды егет һәм кызны бәрдергән

Фаҗига 18 май киченә булган.

«Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының транспорт идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр иткәнчә, фаҗига 18 май кичендә Зәй тимер юл станциясе янында булган. Йөк поезды ике кешене бәрдереп киткән.

«Поезд машинисты таптатмас өчен ашыгыч рәвештә тормозга баскан һәм каты тавышлы сигнал биргән, әмма кешеләрне бәрдерүне булдырмый кала алмаган», – дип аңлатты Дмитрий Захаров.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар – яшь ир-ат һәм яшүсмер кыз. Яшьләрнең шул рәвешле тормыш белән исәп-хисап ясавы да ихтимал. 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-05-2021/tatarstanda-y-k-poezdy-eget-m-kyzny-b-rderg-n-5824159


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев